news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эпидемиолог грипп һәм ОРВИдан саклану чаралары турында сөйләде

Эпидемиолог грипп һәм ОРВИдан саклану чаралары турында сөйләде
Фото: «Татар-информ»

Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Зинаида Труш «Радио 1» белән әңгәмәдә грипп һәм ОРВИдан саклану чаралары турында сөйләде.

Белгеч билгеләп үткәнчә, грипптан саклану өчен иң яхшы чара – прививка ясату. Әмма хәзер инде прививка ясатуның мәгънәсе юк, чөнки иммунитет дүрт атна чамасы формалаша. Прививка ясатырга өлгермәгән кешеләргә башка чаралар ярдәмендә сакланырга кирәк. Белгеч кулларны еш юарга, бүлмәләрне җилләтергә, кешеләр күп булган урыннарда битлек киеп йөрергә һәм дистанция сакларга киңәш итә.

«Кулларыгызны ешрак юыгыз, кешеләр күп җыелган урыннарда медицина битлекләре кулланыгыз, пычрак куллар белән борыныгызга, күзләрегезгә һәм авызыгызга кагылмагыз. Иң мөһиме – гигиена, дистанция, бүлмәләрне җилләтү, дөрес йоклау һәм туклану. Бу күпчелек респиратор авырулардан саклаячак», - дип сөйләде табиб.

Тән температурасы күтәрелгән, хәлсезлек тойган очракта тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot