news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эпидемиолог зарарланган талпаннар һөҗүме турында кисәтте

Быел Россиядә талпаннар күп, моннан тыш, алар боррелиоз һәм энцефалит кына түгел, риккетсиоз да йоктырырга мөмкин. Бу хакта «Российская газета» яза.

Илнең үзәк өлешендә һәр дүртенче талпан шулар белән зарарланган. Талпаннар һөҗүменең сәбәбе – көннәрнең кисәк җылытып җибәрүе. Эпидемиолог Ольга Дмитриева шулай дип белдерде һәм талпаннар һөҗүменнән саклану өчен берничә киңәш бирде.

Беренчедән, ул дөрес итеп киенергә: ябык күлмәк, манжетлы чалбар, баш киеме кияргә киңәш итә. Кием-салым талпанның ялангач тәнгә кадалуына комачауларга тиеш, дип яза aif.ru.

Икенчедән, репеллентлар кулланырга киңәш ителә. Шулай ук үзеңне һәр 10 минут саен яхшылап тикшерергә кирәк. Урманнан алып кайткан чәчәк яки ботакларны да күз уңыннан үткәрү зарур.

Әгәр тәнегезгә кадалган талпанны күрсәгез, аны чиста марляга уралган бармаклар яки пинцет белән эләктереп алырга һәм борып чыгарырга кирәк. Тешләгән урынны дезинфекцияләү зарур. Әгәр мөстәкыйль рәвештә чыгара алмасаң, табибка мөрәҗәгать итүең хәерле. Аннары талпанны яхшылап ябыла торган коры савытка салырга һәм медицина оешмасына илтергә кирәк.

Әгәр лабораториядә энцефалит антигенын тапсалар, урман бете кадалганнан соң 3 көн эчендә «талпан энцефалитына каршы кеше иммуноглобулины» белән ашыгыч профилактика ясыйлар. Боррелиоз ачыкланган очракта ашыгыч химиопрофилактика үткәрелә.

Әгәр кеше талпан кадалганнан соң шул атналар эчендә үз сәламәтлегендә үзгәрешләр сизсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot