news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эпидемиолог көз көне ковид белән авыручылар саны күпме булачагын фаразлады

Эпидемиолог быел көз көне авыручылар саны күп булмас ди.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус белән авыручылар саны бу көздә узган елгыга караганда азрак булыр дип көтелә. Бу хакта РИА Новостига Роспотребнадзор үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Горелов белдерде.

«Быел узган елдагы кебек авыручылар күп булмас дип өметләнәбез. Монда күп нәрсә үзебездән дә тора икәнен онытмаска кирәк. Мәсәлән, вакытында прививка ясату, битлек кию, кулларны юу, дистанцияне саклау», — диде Горелов.

news_right_1
news_right_2
news_bot