news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Енисей" волейболчылары Казанда уза торган Россия кубогының финалына чыкты

Красноярск командасының көндәше бүген соңрак билгеле була.

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Красноярскиның “Енисей” хатын-кызлар волейбол командасы Россия кубогы ярышларының финалына чыкты. Бүген алар Казанда уза торган “Дүртлек финалы”нда Свердловск өлкәсенең “Уралочка-НТМК” командасын отты.

“Дүртлек финалы”ның беренче ярымфинал матчы “Енисей” файдасына 3-0 (25:17, 25:14, 25:19) исәбенә төгәлләнде.

Шунысы да игътибарга лаек: “Уралочка-НТМК” командасы турнирда төп уенылары һәм баш тренер Николай Карпольдән башка чыгыш ясый.

Бүген икенче финалчы “Динамо-Казан” һәм Саратов өлкәсенең “Протон” командалары очрашуыннан соң билгеле була. Матч 18.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100