Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Енисейск Җәмигъ мәчетендә сирәк очрый торган Коръәннәр табылган
Енисейск Җәмигъ мәчетендә (Красноярск крае мөселманнары Бердәм Диния нәзарәте) гарәп телендәге кулъязма һәм басма Коръән китаплары коллекциясе табылган, аларның күпчелеге XIX гасырга карый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Борынгы Коръәнгә Казан галимнәре экспертиза үткәргән, алар чикләнгән тираж белән дөнья күргән әлеге басмаларның уникальлеген билгеләп үткән.
Сирәк очрый торган басмалар белгечләр тарафыннан цифрлаштырылган.
Борынгы китапларны имам һәм Енисейск шәһәре мөселманнары җирле дини оешмасы рәисе Әмир Акманаев тапкан. Алар иске сандык эчендә булган. Хәзер раритетлар Енисейск Җәмигъ мәчете янында төзелә торган Татар мәдәнияте үзәгендә сакланачак, анда татар мәдәнияте һәм тарихының матди ядкарьләрен урнаштыру өчен кирәкле бөтен шартлар да тудырылачак.
Красноярск крае мөселманнары Бердәм Диния нәзарәте (Красноярск мөфтияте) рәисе, мөфти Гаяз Фәтхуллин билгеләп үткәнчә, Татар мәдәнияте үзәген киләсе елда ачарга ниятлиләр. «Енисейскида бүгенге көндә Красноярск краендагы иң борынгы мәчет эшли, ул ислам архитектурасының төп һәйкәле санала. Бохаралылар, Себер, Казан, Түбән Новгород татарлары, башка ислам халыклары вәкилләренең сәүдә юллары нәкъ менә Енисейскида кисешкән. Бу халыклар төбәк халкының шактый зур өлешен тәшкил иткән. Кызганычка күрә, Енисейскида ислам мирасы тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. Без татар мәдәнияте, динебез турында сөйләргә телибез. Моңа мәдәни үзәк каршындагы музей да ярдәм итәчәк, тарихи Коръәннәр дә шунда урнаштырылачак», - дип белдерде дин эшлеклесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз