news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Еники урамындагы бинадан кафе һәм офислар персоналын төтен аркасында эвакуацияләделәр

Көндезге сәгать икеләр тирәсендә 101 номерына Казанның Әмирхан Еники урамындагы 8нче йортта урнашкан кафе һәм офислары булган бинадан төтен чыгу турында хәбәр алынган. Биредәге кешеләр һәм хезмәткәрләр янгын сүндерүчеләр килгәнче бинадан чыккан, аларның берсе дә зыян күрмәгән.

Беренче мәгълүматларга караганда, бина подвалында үткәргечләрдә кыска ялганыш булган. Урынга янгын сүндерүчеләр һәм Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре чыкты, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot