Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Еникей Чишмәдә Авыл туе үткәрелде
Чит төбәкләрдән дә танылган батырлар да килде анда
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Балык Бистәсе районының Еникей Чишмә авылында “Шамсутдинов” крестьян–фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов, авыл эшмәкәрләре белән берләшеп, Авыл туе уздырды.
Бәйрәм олы Сабан туен хәтерләтте. Тамашада авылга багышланган яңа җыр презентацияләнде, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров группасы музыкаль яктан бәйрәмне бизәде. Татарча көрәш бәйгесенә, хәтта, чит төбәкләрдән дә танылган батырлар шактый килгән иде. Зур суыткычны Тукай районы пәһлеваны Раиф Гыйниятуллин алып китсә, тәкәне авыл егете үзенеке итте.
Нияз соңгы вакытларда ул туган авылы Еникей Чишмәдә дә искиткеч матур эшләр башкарып чыкты. Берничә ел элек туган халкын мәчетле итүдә башлап йөрсә, инде бу көннәрдә ул авылның Изгеләр чишмәсен тулысынча яңартты. Хәзер авыл тарихына багышланган китап чыгару турында хыялланып йөри, дип горурланып яза “Авыл офыклары” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз