news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энгельс шәһәрендә «Әбу Хәнифә» мәчетенә имам-хатыйб сайладылар

«Әбу Хәнифә» мәчете имам-хатыйбы вазифасына Равил хәзрәт Тугушев тәкъдим ителде.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәрендә «Әбу Хәнифә» мәчетендә имам-хатыйб сайладылар. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы сайты хәбәр итә.

Саратов өлкәсе мөфтияте рәисе Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов катнашындагы мәхәллә җыелышында башкарма комитетка 9 кеше сайланды.

Җыелышта «Әбу Хәнифә» мәчете имам-хатыйбы вазифасына Равил хәзрәт Тугушев тәкъдим ителде.

Җыелыш ахырында Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов имам-хатыйпны котлады. Ул Мәхәллә советы әгъзаларына яңа сайланган кешеләргә бурычларын тормышка ашырудан ярдәм итүләрен сорады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100