news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Энгельс шәһәрендә Рамазан аеның беренче көнендә ике автобуста бушлай йөрү оештырылган

Энгельс шәһәре мөселманнары 2024 елның 11 мартында изге Рамазанның беренче көне уңаеннан хәйрия акциясе үткәрде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Акция кысаларында җәмәгать транспортында бушлай йөрү оештырыла. Мондый бүләкне Энгельс халкы һәм кунаклары - 25 һәм 208 маршрут автобусларында йөрүче пассажирлар алды.

«Энгельс Җәмигъ мәчете һәм Энгельс шәһәренең Әбү Хәнифә мәчете активистлары җыелышта мөселманнар Рамазан аеның башлануын шундый хәйрия акциясе белән билгеләп үтәргә карар иттеләр, дүшәмбе көнне ике автобус түләүсез йөрде. 25 һәм 208 нче маршрутлар - безнең шәһәрдә озын һәм кеше күп йөри торган маршрутлардан санала. Аларның берсе мәчет яныннан уза», — диде Энгельс Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Мәхди-хәзрәт Алтынбаев. Ул мөселманнар изге Рамазан, елның иң төп аенда, Аллаһы Тәгаләнең бүләген алу өчен аеруча юмартлык күрсәтәләр, дип белдерде.

Көн дәвамында ике автобус йөртүчеләре пассажирларга бүген юл йөрү өчен түләргә кирәк түгел дип хәбәр иттеләр. Энгельс халкы һәм кунаклары шәһәр мөселманнарына мондый бүләк өчен рәхмәт белдерделәр һәм аларны изге Рамазан белән котладылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Энгельс мөселманнары Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәрендә шундый ук хәйрия акцияләре уздырырга планлаштыралар, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot