Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Энгель Таһиров: Конституциягә төзәтмәләрдә мәдәниятне искә алу - бик мөһим адым
Мәдәнияткә хөрмәт белән карау сәламәт җәмгыятьнең нигезе булып тора, диде Дөнья мәдәнияте институты ректоры.
(Казан, 30 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Россия Конституциясендә мәдәниятне күпмилләтле халкының уникаль мирасы буларак беркетү — ил өчен мөһим адым. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмәдә ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты ректоры, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясе президенты Энгель Таһиров сөйләде.
«Зур һәм кече мәдәният ярдәмгә, яңарышка мохтаҗ. Гомумән, мәдәният безнең үги кызыбыз. Ул һәрвакыт ниндидер күләгәдә иде. Аңа бары тик болганчык вакытларда гына мөрәҗәгать иткәннәр», — диде ул.
Мәдәнияткә хөрмәт белән карау сәламәт җәмгыятьнең нигезе булып тора, дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.
Төп законның 68нче маддәсенә төзәтмәләрдә Россия Федерациясендә мәдәният аның күпмилләтле халкының уникаль мирасы булып тора, диелә. Дәүләт мәдәният өлкәсенә ярдәм итә һәм саклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз