news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Энгель Таһиров Казан югары мөселман мәдрәсәсе эшчәнлеге белән танышты

Шәкертләрнең галимнәр белән очрашулары дәвам итә.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә күренекле татар галиме Энгель Риза улы Таһиров белән очрашу узды. Ул мәдрәсә эшчәнлеге белән танышты, читтән торып уку бүлеге шәкертләренең сорауларына җаваплар бирде, сыйныф бүлмәләрен, компьютер классын, һөнәрчелек үзәген карады. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Энгель Риза улы Таһиров — күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Шулай ук ул Русия Гуманитар фәннәр академигы, ЮНЕСКОның халыкара мәдәният институты ректоры, ЮНЕСКО эшләре буенча Татарстанда Комиссия әгъзасы һәм Татарстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы.

Энгель Таһиров — дистәдән артык монография авторы. Аның гыйльми хезмәтләре татар халкы һәм Татарстан тарихы; милләтләр, диннәр, цивилизацияләр, мәдәниятләр арасында тынычлык, килешү һәм дуслык; яшьләр һәм җәмгыять өлкәләренә карый. 

news_right_1
news_right_2
news_bot