Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Энгель Таһиров Халыкара ЮНЕСКО форумын Казанда уздыруны гадәти хәл дип саный
Академик Татарстан белән ЮНЕСКО арасындагы хезмәттәшлеккә 35 ел булуын искәртте.
(Казан, 29 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Россиянең Гуманитар фәннәр академигы Энгель Таһиров “Цивилизацияләр диалогы” Халыкара ЮНЕСКО форумын уздыруны Казан өчен гадәти хәл дип саный. ЮНЕСКОның халыкара мәдәният институты ректоры, ЮНЕСКО эшләре буенча Татарстанда Комиссия әгъзасы һәм Татарстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы “Татар-информ” хәбәрчесенә форумның әһәмияте һәм Татарстанның ЮНЕСКОда катнашу тарихын сөйләде.
- 4–7 сентябрь көннәрендә Казанда “Цивилизацияләр диалогы” Халыкара ЮНЕСКО форумы узачак. Аны мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКОның махсус илчесе Минтимер Шәймиев һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия милли комиссиясе оештыра.
“Без мондый форумнарны үткәрергә инде өйрәндек. Дөньякүләм дәрәҗәдә үткәрелә торган форумнарда, аларның формалары һәм эчтәлекләре буенча карасак, биегрәк фикер йөртелә. Дөньядагы хәлләргә анализлар ясала. Чит илләр белән элемтәләр төзү, “күпер салу” буенча Татарстан алда бара дип уйлыйм. Чөнки ЮНЕСКО белән Татарстан хезмәттәшлек иткәнгә дә 35 ел булды”, - дип әйтте Энгель Таһиров.
Энгель Таһиров Казанның ЮНЕСКОда катнашу тарихына аерым тукталып үтте. “1983 елны Кол Галинең 800 еллыгы уңаеннан бәйрәм уздырдык, шунда без аны ЮНЕСКОның кадендаренә керттек. Календарьгә керткәндә, аңа концепция, программа төзүдә Язучылар берлеге бик каты ярдәм итте. Өч елдан соң, Габдулла Тукайның йөз еллыгын календарьгә керттек. Ике тапкыр олы шәхесләребезнең ЮНЕСКО календаренә эләгә алуыннән соң, методикада үзебезгә дәрес алдык", - диде ул.
1994 елда Татарстан Республикасы ЮНЕСКОның “Дөньяның яшь шәһәрләре” проектында катнашкан. "Аннан соң 2000 елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән ЮНЕСКО оештырган Париждагы Казанның меңъеллыгына багышланган күргәзмәгә бардык. Әйтергә кирәк, Казанны нәкъ менә шушы елда зур масштабта танытырга җай булды”, - дип сөйләде ул.
“Соңгы вакытта мәдәният диалогы төшенчәсе киң таралды. Аны беренче тапкыр 2000 елда Иран Президенты БМОның Генераль Ассамблеясендә сөйләмгә кертеп җибәрде. Аны ничек кына кысарга тырышсалар да, ул, трибунага чыгып, беренче тапкыр дөнья күләмендә цивилизацияләр диалогын үткәрергә тәкъдим итте. Һәм 2002 елда “Цивилизацияләр диалогы” Халыкара иҗтимагый форумы уза башлады, ул мәдәниятара диалог проблемалары белән шөгыльләнә. Шул уңайдан без дә Казанда 2005 елда “Татарстан-Иран Цивилизацияләр диалогы” Халыкара конференциясен оештырдык. Казанга “Дөньяның мәдәни шәһәре” дигән исемен дә бирә алдык, ул шундый статуста дөньядагы беренче шәһәр булды. Шулай итеп, Татарстан ЮНЕСКОга ишекне ачты дип әйтә алам”, - ди Энгель Таһиров.
“ЮНЕСКО – дәүләтара оешма, алар дәүләт белән генә эш итә. Регион һәм ЮНЕСКО арасында моңа кадәр килешүләр төзелми, тәҗрибәдә бу хәлнең булганы юк иде. Әмма 2001 елда ЮНЕСКО һәм Татарстан арасында партнерлык килешү төзелде. Татарстан ЮНЕСКОның табышы булды, ул аны тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрде”, - дип саный ЮНЕСКО әгъзасы.
“Быелгы форумга килгәндә, ул ике өлешкә бүленә: 4– 6 сентябрь көннәрендә мәдәният диалогы, ә 7–10 сентябрьдә ЮНЕСКОның Казан моделе дигән программа булыр дип көтелә. “Цивилизацияләр диалогы” Халыкара ЮНЕСКО форумы безгә олы вазифа өсти. Бер утырып сөйләшү генә булмасын, ә форумда яңгыраячак фикерләр тормышка да ашырылсын иде. Моның өчен нәтиҗә ясап, дәүләт тарафыннан программа төзелергә тиеш. ЮНЕСКО уздырган форумнар гел-гел булмаячак”, - диде Энгель Таһиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз