news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энгель Фәттахов, зиратта хач кисүне провокация дип атап, отставкага китте

Энгель Фәттахов, зиратта хач кисүне провокация дип атап, отставкага китте
"Татар-информ" архивы

Актаныш зиратында җирләнгән православие динендәге кешенең каберен кабат мәсхәрәләү – бу алдан уйлап эшләнгән провокация. Район башлыгы Энгель Фәттахов шулай дип белдерде. Аның мөрәҗәгате районның рәсми сайтында чыкты.

«Бүген безнең җирле зират территориясендә Виктор Смирнов – Актанышта рәсми теркәлгән Чаллы кешесенең каберен кабат мәсхәрәләделәр. Беренче очрак узган елның декабрендә булды һәм җәмгыятьтә зур резонанс тудырды. Мин моны провокация дип фаразлыйм. Бу коточкыч хәлне булдырмый кала алмавыбыз өчен туганнары һәм якыннары алдында гафу үтенәм. Моның өчен тулы җаваплылыкны үз өстемә алам, мин тиешле җәзаны алырга әзер һәм отставкага бирәм», –  дип белдерде Фәттахов.

Виктор Смирнов 2021 елның сентябрендә вафат булган һәм Актанышның җәмәгать зиратында җирләнгән. Берникадәр вакыттан соң мәрхүмнең туганнары район хакимиятенә шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Алар вандаллык очрагына зарлана: билгесез затлар шушы төбәктә яшәүче хатынның православие динендәге иренең кабере өстенә куелган хачны кисеп алган. Әлеге хәл җәмгыятьтә зур резонанс тудырды, «Вандаллык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада мондый күренешләргә юл куелмаска тиешлеген белдерде. Ул район башлыгы Энгель Фәттаховка катгый кисәтү ясады һәм җимерелгән каберне торгызу буенча барлык эшләрне дә тәэмин итәргә кушты. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100