news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энгель Фәттаховның яңа эш урыны билгеле булды

“Мондый тәҗрибәдән соң миңа бернинди сынаулар да куркыныч түгел, Актаныш районына кайту теләгем бар”, - дип җиткергән экс-министр.

Энгель Фәттаховның яңа эш урыны билгеле булды
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Элеккеге Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов яңа ведомство башлыгы итеп Рафис Борһановны тәкъдим итү чарасында Актаныш районына кайту теләге барлыгын белдерде.

“Шушындый мәктәптән соң миңа бернинди сынаулар да куркыныч түгел, Актаныш районына кайту теләгем бар”, - дип җиткергән экс-министр сүзләрен Twitter’дагы үзенең микроблогында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин.

Исегезгә төшерәбез: Энгель Фәттахов Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасыннан башка эшкә күчү сәбәпле азат ителде.

Тиешле указ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган. Документ республика башлыгы рәсми порталында басылган.

Кандидатураны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән килештергәнчегә кадәр Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасын Рафис Борһанов башкарачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100