news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энгель Фәттаховның улы Мамадыш Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан азат ителде

Илнар Фәттахов үз теләге белән эшеннән китте.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Мамадыш муниципаль районы Советының 20нче утырышы узды. Көн үзәгенә  район Башкарма комитеты җитәкчесен вакытыннан алда вәкаләтләреннән азат итү мәсьәләсе өстәмә итеп кертелгән иде. Илнар Фәттахов үз теләге белән эшеннән китте. Бүген аның соңгы эш көне иде.
Район Советы утырышында катнашкан район башлыгы Анатолий Иванов белдергәнчә, аның өчен Илнар Фәттаховның вазифасыннан азат ителү карары көтелмәгән хәбәр булуын белдерде.

“Без бергә ел ярым эшләдек, яшь җитәкчегә безнең район өчен башкарырга өлгергән эшләре өчен рәхмәтлемен. Ул үз вазифасында федераль, республика һәм муниципаль проектларны һәм программаларны кертүдә һәм гамәлгә ашыруда актив катнашып, уңышлы эшләде. Илнар Фәттахов үзен яңа вазифада сынап карарга планлаштыра. Ул муниципаль хезмәттән бизнес-проектка китә. Яңа урында уңышлар телим”, - диде район башлыгы Анатолий Иванов район Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесенә Мактау грамотасы тапшырып.

Илнар Энгель улы үзе Мамадыш районында 1,5 елда яхшы чыныгу алуын белдерде.

“Биредә эшләү миңа зур тәҗрибә тупларга ярдәм итте. Мамадышка килгәнче, Актаныш районында 4 ел шундый ук вазифада эшләдем. Җирле башлык мәктәбе чыныктыра. Биредә идарә итү һәм эшләү стиле дә үзгә. Биредә мамадышлыларның һәрьяклап ярдәмен тойдым. Эшкә килгәндә үк җирле халыкның җылы кабул итүенә, соңрак барлык тармаклардагы хезмәткәрләрнең яхшы мөнәсәбәттә, эшкә сәләтле һәм югары профессиональлекләренә шаккаттым. Мондый кадрлар булганда, Мамадышны зур һәм якты киләчәк көтәчәгенә ышанам”.

Илнар Энгель улы Татарстан башкаласына күчүе турында сөйләде. Аңа Казанда IT-технологияләр белән бәйле бизнес-проект җитәкләргә тәкъдим иткәннәр.

Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкче вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Дәрҗеманов билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100