news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энгель Фәттахов укытучыларның квалификация күтәрү курсларыннан канәгатьсезлеген белдерде

Укытучылар Казанның Ротор урамындагы элеккеге тулай торакта квалификация күтәрәләр, ди министр КФУ җитәкчелегенә.

(Арча, 11 апрель, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Казан (Идел буе) федераль университетында укытучыларның квалификациясен күтәрү курсларыннан канәгать булмавын белерде. Бу хакта ул бүген Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында җиткерде. Күчмә утырыш Арча педагогика көллиятендә үткәрелде.

"Казан (Идел буе) федераль университетында студентларны педагогик юнәлештә бары 3 нче курста гына укыта башлыйлар. Яшь укытучы уку процессы вакытында үзен бары 3-4 атна гына сынап карый ала, дигән сүз. Бу укучыда мәктәптән һәм сыйныфтан курку хисе тудыра һәм аларда сайлаган һөнәрләре буенча эшләү теләген бетерә. Хәзер Казан (Идел буе) федераль университетында педагогларны 5 еллык белгечлек буенча укыту системасын кире кайтару буенча сөйләшүләр бара. Әмма әле бу хәл ителмәгән", – диде Энгель Фәттахов.

Узган ел Казан (Идел буе) федераль университетында педагогика юнәлеше буенча магистратурага 154 кеше кабул ителгән. Бу исә Татарстан ихтыяҗларын канәгатьләндерми, дип белдерде тармак җитәкчесе. Быел исә университетта 7330 белгеч квалификациясен күтәрәчәк.

"Квалификация күтәрү өчен бирелгән 100 млн. сум акчаның барысын да Илшат Гафуров Казан (Идел буе) федераль университетына бирергә кирәк, дигән иде. Әгәр дә бу безне канәгатьләндерсә, без акчаларны 100 процент аларга гына бирер идек. Әмма КФУда педагогларның квалификациясен күтәрү ысуллары безне канәгатьләндерми. Казанның Ротор урамындагы элеккеге тулай торакта квалификация күтәрәләр. Фактик рәвештә, укытучылар Казан федераль университетының лабоаторияләрен дә, базасын да күрми. Укытучыларның 25 проценты гына Казан (Идел буе) федераль университетын сайлый. Сез башта үзегездә барысын да хәл итеп бетерегез, аннан соң акча да бирербез", – диде Энгель Фәттахов.

Ул Казан (Идел буе) федераль университетының базасы бай һәм профильле укытучыларның күп булуын билгеләп үтте, әмма укытучыларның квалификациясен күтәрү өчен югары уку йорты үзенең бөтен мөмкинлекләрен дә файдаланмавын әйтте. Мисалга министр география укытучыларының квалификация күтәрү курсларында 11 көннең бары 3 көнен генә КФУда уздыруын ассызыклады.

"Бу хәзерге таләпләргә туры килми. Без Казан (Идел буе) федераль университетының бөтен мөмкинлекләрен файдаланырга тиеш, әмма бу башка төрле формада булуы шарт", – диде Энгель Фәттахов КФУ җитәкчелегенә шелтә белдереп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100