news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Энгель Фәттахов Тукай районында белем бирү учреждениеләр эшчәнлеге белән танышты

Татарстан мәгариф һәм фән министры Новотроицкое авылында мәктәп һәм балалар бакчасында булды.

(Тукай, 10 февраль, “Татар-информ”, “Якты юл”). Бүген республика Премьер-министры урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Тукай районына эшлекле сәфәр кысаларында Тукай муниципаль районы белем бирү учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты.

Энгель Фәттахов Новотроицкое авылында мәктәп һәм балалар бакчасында булды. Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев әлеге авыл җирлегендә мәктәпкә дә, бакчага да балалар өчен өстәмә урыннар ихтыяҗы зур булуын искәртте. Бүгенге көндә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә 83 бала йөри, ә норматив буенча – 75 урын. 2017 елда балалар бакчасыннан мәктәпкә 25 бала озатылачак. Яңа төркемгә исә 45 бала килер дип көтелә. Район җитәкчелеге “Балкыш“ балалар лагере бинасын, реконструкция ясап, белем бирү учреждениесе итеп үзгәртүне сорый. Ә лагерьны Иске Дөреш авылына күчерү мөмкинлеге бар.

Министр әлеге мәсьәләне үз күзәтүенә алуны белдерде һәм балалар уңайлы шартларда белем алырга тиешлеген ышандырды.

Соңыннан Энгель Фәттахов Иске Ерыклы авылына юл тотты.

news_right_1
news_right_2
news_bot