news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энгель Фәттахов: Татарстанда рус телен өйрәнү буенча аерым сораулар юк

Вице-премьер сүзләренчә, республикада һәр бала бакчадан башлап рус телен өйрәнә һәм мәктәпкә әзерлек белән килә.

(Казань, 8 ноябь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстанда рус телен өйрәнүдә төбәккә генә хас булган аерымлык юк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатларының бишенче чакырылыш республика парламентының 33 нче утырышында Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләре турындагы мәсьәлә буенча чыгышында Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җиткерде.

Вице-премьер сүзләренчә, республикада һәр бала мәктәпкәчә мәгариф оешмасыннан башлап рус телен өйрәнә һәм мәктәпкә әзерлек белән килүен билгеләп үтте.

“Аның өчен махсус методика һәм кадрлар белән эшләүдә шартлар тудырылган. Рус телен кече яшьтән өйрәнүдә бездәге өстенлекле булган рус мохите ярдәм итә. Безнең укучылар Россия дәүләт телен бик әйбәт үзләштерә. 2017 елның рус теленнән БДИ нәтиҗәләре Россия төбәкләрендәге укучыларыныкыннан югары", – дип җиткерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100