news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энгель Фәттахов татар телен белмәгән укытучыларны тәнкыйть утына тотты

Милли белем алу кирәкми, дигән мифны юкка чыгарырга кирәк, ди министр.

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанның Менделеевск районының 7 нче номерлы мәктәбендә биология, химия, физика,тарих укытучыларының татар телен белмәве ачыкланган. Казанның Идел буе районы 16 нчы номерлы гимназиясенең өч башлангыч сыйныфында белем бирү тулысынча рус телендә алып барыла, өч башлангыч сыйныф укытучысы да татар телен белми. Мамадышның 3 нче урта белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы, хезмәт, химия, физика укытучылары татар телен белми. Нурлат шәһәренең 4 нче номерлы мәктәбе, татар телендә белем бирүә торган ресурс үзәге булуга да карамастан, 47 укытучының 16сы татар телен сөйләм теле дәрәҗәсендә генә белә, ягъни, дәрес алып барыр дәрәҗәдә түгел.

Бу мәгълүматларны бүген Татарстан республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары –республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җиткерде.

"Бүген безнең алда милли мәктәпләрнең дәрәҗәсен күтәрү бурычы тора. Милли белем алу кирәкми, дигән мифны юкка чыгарырга кирәк. Əгәр дә белем бирү югары дәрәҗәдә һәм шартлар тудырылган икән, андый мәктәпләр дә көндәшлеккә чыдам. Моның өчен мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгыту, укытучылар белән эшләү һәм белем бирү программасына балалар белән эшләүнең заманча ысулларын кертергә кирәк. Милли мәктәпләр заманча, алдынгы булырга тиеш", – диде министр.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100