news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энгель Фәттахов республикакүләм савымчылар бәйгесендә җиңүче белән очрашты

Гүзәл Әхмәтова "Актаныш савымчысы” дигән данлыклы исемне Татарстан югарылыгына чыгарган.

Энгель Фәттахов республикакүләм савымчылар бәйгесендә җиңүче белән очрашты
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 10 июль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов унөч ел хезмәт стажына ия җиңүчене хакимият йортында кабул итеп, Гүзәл ханымга чиксез рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен шәхсән ирештерде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Моннан бер ай элек Актаныш районының терлекчелек тармагы хезмәтчәннәре, тәүлеклек савымны 250 тоннага җиткереп, бөтен Татарстанны таң калдырды. Бу – безнең зур җиңү иде. Күптән түгел исә “Башак” хуҗалыгы савымчысы Гүзәл Әхмәтова республикакүләм савымчылар бәйгесендә дәрәҗәле беренче урынны яулап, Актаныш савымчысы дигән данлыклы исемне Татарстан югарылыгына чыгарды.

"Сезнең республикакүләм бәйгедә беренче урын алуыгыз минем өчен зур сөенеч булды. Хезмәтегез өчен рәхмәт! Оста һөнәр иясе булуыгызны республикага таныттыгыз, киләчәктә дә хезмәтегездә, гаилә тормышыгызда уңышлар юлдаш булсын", - диде Энгель Фәттахов.

Ул Гүзәл Әхмәтовага үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100