news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Энгель Фәттахов Милли мәгариф институты төзү тәкъдимен җиткерде

Министр, институтны Татарстан Фәннәр академиясе каршында оештырырга кирәк, дигән фикердә.

(Казан, 15 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Кичә Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың Премьер-министр урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстан Фәннәр академиясе каршында Милли мәгариф институты төзү тәкъдиме белән чыкты.

"Фәнни кадрлар әзерләүдә җаваплы үзәк, милли мәгарифкә ярдәм итү, яшь һәм алдынгы галимнәргә профессиональ фикер алышу мәйданы буларак, Татарстан Фәннәр академиясе каршында Милли мәгариф институты булдыруны кирәк дип саныйм. Шулай ук, милли мәктәпләр өчен фәнни кадрлар әзерләү механизмын да эшләргә, бәлки, Россия мәгариф академиясен дә җәлеп итәргә кирәктер", – диде министр.

Моннан тыш, Энгель Фәттахов Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында Этнокультур мәгариф буенча Совет оештырырга дигән фикер җиткерде.

"Мондый орган булдыру, мөһим темаларга кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен бик файдалы булыр иде", – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot