news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энгель Фәттахов: Мәктәпләрдә татар телен өйрәнүдә яңа алымнарны этаплап кертергә тырышабыз

Татарстан мәгариф һәм фән министры татар телен укыту ысулы камил түгел, дип белдерде.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 33 нче утырышында республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов татар телен укытуның төп проблемаларын җиткерде.

“Татар телен укыту ысулы да камил түгел. 90 нчы елларда татар телен өйрәнүгә массакүләм күчеш булды. Бу кадрлар җәлеп итүне сорады, шул исәптән белгечләрне яңадан хәзерләргә туры килде. Шул ук вакытта программалар һәм дәреслекләр эшләнде”, – диде министр.

Энгель Фәттахов сүзләренчә, татар телен укытуда ике төп проблема бар. “Беренчесе, һәм иң мөһиме - башка телле аудиторияләр белән эшләү өчен укытучыларның методик әзерлеге җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Без, балалар янына сыйныфка кергәч, татар теле дәүләт теле булса да, алар өчен чит тел булуын аңлап бетермибез. Икенче проблема - программалар һәм дәреслекләрнең телнең структурасын өйрәнүгә нигезләнгән булуында”, – диде ул.

“Без икенче ел Казан (Идел буе) федераль университетында һәм Чаллы дәүләт педагогика университетында модернизацияләнгән программалар буенча татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерлибез. Башлангыч сыйныфларда телне коммуникатив һәм уен технологияләре буенча татар теле һәм әдәбияты укытучыларын методик сертификацияләү проектын чынга ашырабыз. Без тьюторлар әзерлибез, алар хезмәттәшләре өчен нәтиҗәләре технологияләрне аңлата алырлар иде. Проектның беренче һәм икенче этапларында республика шәһәрләренә басым ясала”, – дип сөйләде министр.

"Рус телле балалар өчен яңа буын дәреслекләрен әзерләү буенча эш башланды. 9 сыйныфта татар теле буенча бердәм республика тестына да үзгәрешләр кертеләчәк", –  дип ышандырды министр.

“Телне укыту системасын үзгәртү процессы тиз башкарыла торган эш түгеллеген аңлыйбыз. Без республика мәктәпләрендә татар телен өйрәтүнең яңа алымнарын этаплап һәм план буенча кертергә тырышабыз”, – дип тәмамлады сүзен вице-премьер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100