news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Энгель Фәттахов: "Мәктәпләрдә акча җыюга каршы көрәш системалы рәвештә алып барылырга тиеш"

ТР мәгариф һәм фән министры сүзләренчә, яңа елга кадәр республика мәктәпләрендә ата-аналардан акча җыюга чик куелырга тиеш

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). 2015 елның 1 гыйнварына кадәр Татарстан мәктәпләрендә ата-аналардан теләсә нинди акча җыюга чик куелырга тиеш, хәзерге вакытта бу ата-аналар комитеты, хәйрия фондлары һәм башка алымнар белән башкарыла. Бүген журналистларга ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сөйләгәнчә, кичә район һәм шәһәр мәгариф идарәләренә тиешле тәкъдимнәр белән хатлар юлланган. Бу хакта республика прокуратурасына хәбәр ителгән.

"Әгәр акча җыю турында хәбәр итсәләр, катгый чаралар күрәчәкбез", - дип ассызыклады Э.Фәттахов. Моннан тыш, ТР мәгариф һәм фән министры сүзләренчә, прокуратура белән берлектә, регламент документы эшләнә, ул мәктәпләрдә акча җыю белән шөгыльләнүчеләр өчен юллар калдырмаска тиеш. "Бу авырткан мәсьәлә, һәм бу юнәлештә эшләрне системалы рәвештә алып барырга кирәк", - дип өстәде министр.

Ул билгеләп узганча, ике ел буе мәктәпләрдә дәреслекләргә бәйле кыенлыклар юк. "Мин 1 августка бөтен мәктәпләр дә дәреслекләр белән тәэмин ителгән булырга тиеш дигән бурыч куям. Эш дәфтәрләре буенча кайбер сораулар бар - аларны без сатып алырга тиеш түгел. Әмма без укытучыларга, эш дәфтәрләре мәҗбүри түгел, ата-аналардан таләп итмәгез, дибез", - дип белдерде Э.Фәттахов.        

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100