Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш башлыгы Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашырга чакырды
РФ төп документына кертелгән үзгәрешләр Россиядә социаль аспектны җитди киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк дип саный Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов.
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча беренчеләрдән булып тавыш бирде. Бу хакта Актаныш районының мәгълүмат үзәге хәбәр итте.
Район башлыгы Энгель Фәттахов тормыш иптәше Сәрия ханым белән 621нче сайлау участогына беренчеләрдән булып килгән.
Керү юлында аның температурасын үлчәгәннәр, бер тапкыр кулланыла торган битлек, перчаткалар һәм ручка биргәннәр һәм үз паспортын күрсәтүләрен сораганнар. Бюллетеньне алгач, район башлыгы тавыш бирү кабинасына үтеп, тутырылган бюллетеньне урнага төшергән.
«РФ төп документына кертелгән үзгәрешләр Россиядә социаль аспектны җитди киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, Ватаныбызның бөтенлеген һәм тотрыклылыгын шактый ныгытачак», — дип ассызыклаган Энгель Фәттахов.
Район башлыгы Актаныш районында яшәүчеләрне сайлауда катнашуга өндәгән. «Актаныш районы халкын әлеге сайлауларда актив катнашырга чакырам», — дигән ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз