Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Энгель Фәттахов КНИТУ-КАИны юбилее белән котлады
ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры югары уку йортының 85 еллыгы уңаеннан уздырылган тантанада хөрмәтле кунак булды.
(Казан, 11 май, "Татар-информ", Ольга Голыжбина). ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов А. Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетын 85 еллык юбилее белән котлады һәм "Пирамида"да үткән тантанада хөрмәтле кунак булды.
"Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-иктисади үсеш стратегиясе, чыннан да, беренче урынга кеше капиталын куя. Биредә төп рольне мәгариф системасы уйный. Безгә, мәктәпкәчә белем бирү системасыннан башлап, югары уку йортына чаклы система булдырырга кирәк. Ул үсеп килүче буын өчен сыйфат гарантиясе булырга тиеш. Казан авиация университеты белән берлектә инженер фәнен үстерү буенча кайбер проектлар булдырылды, – дип билгеләп үтте ул. – Без КАИ белән тыгыз элемтәдә. Киләчәктә, мин ышанам, мондый проектлар күбрәк булачак, нәтиҗә дә үзен озак көттермәс".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз