Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Энгель Фәттахов JuniorSkills Hi-Tech җиңүчеләре белән очрашты
30нчы октябрьдән 3нче ноябрьгә кадәр Екатеринбург шәһәрендә 10-17 яшьлек мәктәп укучылары өчен JuniorSkills бәйгесе оештырылды.
(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бүген WorldSkills (WorldSkills Hi-Tech) методикасы буенча сәнагатьнең югары технологияле өлкәләре эшче һөнәрләренең III Илкүләм чемпионаты кысаларында уздырылучы JuniorSkills Hi-Tech бәйгесендә җиңү яулаган укучылар белән очрашты. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез: 30нчы октябрьдән 3нче ноябрьгә кадәр Екатеринбург шәһәрендә, WorldSkills Hi-Tech 2016 чемпионаты кысаларында, 10-17 яшьлек мәктәп укучылары өчен JuniorSkills бәйгесе оештырылды. Бу елны ярышларда Россиянең 20 төбәгеннән 49 оешма тарафыннан шефлыкка алынган 168 һәм Белоруссия укучылары катнашты.
Татарстан Республикасы җыелма командасын Әлмәт, Яшел Үзән районнарыннан, Казан һәм Чаллыдан 12 укучы (алты команда) тәкъдим итте.
“Цифрлы программа идарәле станокларда токарь эшләре” компетенциясендә 1нче урынны КИТТУ-КАИ каршындагы Инженерия лицее командасы (Камил Мөкминов, Алексей Поникаров, укытучы– Айрат Юнусов) яулады, шулай ук 1нче урынны “Электроника” компетенциясендә КИТТУ-КАИ каршындагы Инженерия лицее укучылары (Андрей Баканин, Эмиль Исламов, мөгаллим – Лилия Валиева) алдылар.
“Прототиплау” компетенциясендә 2нче урында Яр Чаллы шәһәренең Балаларның техник иҗаты үзәге командасы (Айдар Минәев, Ранил Рәхимов, укытучы – Хәлим Алмаев), “Санлы программалы идарәле станокларда фрезер эшләре” компетенциясендә КМТТУ-КАИ каршындагы Инженерия лицее командасы (Рамил Галәүтдинов, Суфия Хәлимова, укытучы – Илья Цой).
“Лаборатория һәм химия анализы” компетенциясендә 3нче урынга Яшел Үзән районы академик П.А. Кирпичников исемендәге химияне тирәнтен өйрәнүле сәләтле балалар лицей-интернаты укучылары (Руслан Россомахин, Евгения Порванова, укытучы – Анастасия Мигунова) чыкты.
Әлмәт районының 20нче номерлы урта белем бирү мәктәбе командасы (Мансур Насыйбуллин, Татьяна Шевченко, укытучы – Рамил Вәлиев) “Мехатроника” компетенциясендә 4нче урын яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз