news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энгель Фәттахов JuniorSkills Hi-Tech җиңүчеләре белән очрашачак

Бәйге 30нчы октябрьдән 3нче ноябрьгә кадәр Екатеринбург шәһәрендә 10-17 яшьлек мәктәп укучылары өчен үтте.

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ". Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов WorldSkills (WorldSkills Hi-Tech) методикасы буенча сәнагатьнең югары технологияле өлкәләре эшче һөнәрләренең III Милли чемпионаты кысаларында уздырылучы JuniorSkills Hi-Tech бәйгесендә җиңү яулаган укучылар белән очрашачак. Бу хакта министрлыкынңы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез: 30нчы октябрьдән 3нче ноябрьгә кадәр Екатеринбург шәһәрендә, WorldSkills Hi-Tech 2016 чемпионаты кысаларында, 10-17 яшьлек мәктәп укучылары өчен JuniorSkills бәйгесе оештырылды. Бу елны ярышларда Россиянең 20 төбәгендә 49 оешма тарафыннан шефлыкка алынган 168 мәктәп укучысы һәм Белоруссия укучылары катнашты.

Татарстан җыелма командасын Әлмәт, Яшел Үзән районнарыннан, Казан һәм Яр Чаллыдан 12 укучы (алты команда) тәкъдим итте.

"Цифрлы программа идарәле станокларда токарь эшләре” компетенциясендә 1нче урынны КИТТУ-КАИ каршындагы Инженерия лицее командасы (Камил Мөһминов, Алексей Поникаров, укытучылары – Айрат Юнусов) яулады, шулай ук 1нче урынны “Электроника” компетенциясендә КИТТУ-КАИ каршындагы Инженерия лицее укучылары (Андрей Баканин, Эмиль Исламов, уктыучылары – Лилия Валиева) алды.

“Прототиплау” компетенциясендә 2нче урында Яр Чаллы шәһәренең Балаларның техник иҗаты үзәге командасы (Айдар Минәев, Ранил Рәхимов, укытучы – Хәлим Алмаев), “Санлы программалы идарәле станокларда фрезер эшләре” компетенциясендә КИТТУ-КАИ каршындагы Инженерия лицее командасы (Рамил Галәүтдинов, Суфия Хәлимова, укытучы – Илья Цой).

“Лаборатория һәм химик анализ” компетенциясендә 3нче урынга Яшел Үзән районы академик П.А. Кирпичников исемендәге химияне тирәнтен өйрәнүле сәләтле балалар лицей-интернаты укучылары (Руслан Россомахин, Евгения Порванова, укытучы – Анастасия Мигунова) чыкты.

Әлмәт районының 20нче номерлы урта белем бирү мәктәбе командасы (Мансур Насыйбуллин, Татьяна Шевченко, укытучы – Рамил Вәлиев) “Мехатроника” компетенциясендә 4нче урын яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100