news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Энгель Фәттахов: "Без Татарстан студентларының уңышлары белән горурлана алабыз"

ТР мәгариф һәм фән министры республика студентларын Татьяна көне белән котлады

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Россиядә Татьяна көне билгеләп үтелә. Татарстан студентларын әлеге бәйрәм белән ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов котлады. 

"Бүгенге көндә  Татарстан студентларының уңышлары һәм югары дәрәҗәдәге әзерлекләре белән, лаеклы рәвештә, горурлана алабыз. Республикада Казан (Идел буе) федераль  университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты кебек зур фәнни-мәгърифәти үзәкләр оешты. Татарстанда барлыгы 27 югары уку йорты, 103 башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары эшли. Аларда 250 меңгә якын кеше белем ала.

Сезнең сыйфатлы белем алып, җәмгыятьтә көндәшлеккә сәләтле, кирәкле һәм уңышлы белгеч булуыгызга ышанам. Нәкъ менә сез сәнәгать өлкәсенә инновацияләр кертәчәксез, заводлар һәм банклар белән җитәкчелек итәчәксез, мәктәпләрдә безнең балаларга тәрбия һәм белем бирәчәксез, катлаулы медицина операцияләре ясаячаксыз, иҗади биеклекләрне яулаячаксыз. 

Югары максатлар куерга һәм аларга ирешергә курыкмагыз! Яңа белемнәргә омтылыгыз һәм онытылмаслык ачышлар ясагыз! Максатчанлык һәм үҗәтлек, гадәти булмаган фикерләү сәләте һәм үзенчәлекле идеяләр сезгә югары квалификацияле белгеч кенә түгел, ә республикабызның һәм илебезнең чын ватанпәрвәрләре булырга ярдәм итәчәк. 

25 гыйнварда билгеләп үтелә торган Татьяна көне (Россия студентлары бәйрәме) – барлык буын студентларның берләшү көне. Бүгенге студентларны гына түгел, ә төрле елларда уку йортларын тәмамлаучыларны һәм шулай ук укытучыларны да бәйрәм белән тәбриклим! Һәммәгезгә дә сәламәтлек, бәхет һәм дусларыгыз-туганнарыгыз белән аралашып, куанып яшәвегезне телим! Тормышыгызда укуга һәм фәнни ачышларга да, ял һәм иҗтимагый эшчәнлеккә дә урын булсын!" - диелгән котлауда.  

news_right_1
news_right_2
news_bot