news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энгель Фәттахов: “БДИга бәйле курку киртәләреннән арынырга кирәк!”

Быел математика буенча бердәм дәүләт имтиханы ике дәрәҗәле: база һәм профильле булачак

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 2015 елда БДИга кертелгән төп үзгәрешләр турында аңлатма бирде.

Былтыр 26 майдан 19 июньгә кадәр арада БДИ үткәрү өчен мәктәп базаларында барлыгы 105 имтихан тапшыру пункты әзерләнгән. Шуларның 101е мәҗбүри имтихан үткәргәндә файдаланылган. Быел исә имтихан тапшыру өчен 96 пункт ачу планлаштырыла, ә видеотрансляцияле аудиторияләр саны 80 процентка кадәр артачак (1674 аудитория).

Билгеле булганча, узган елның 3 декабрендә Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 18 меңгә якын укучы, 2015 елгы БДИ тапшыру мөмкинлегенә ия булу өчен, русча йомгаклау иншасы язды. Аларның 99 проценты әлеге биремне үтәп, “зачет” алдылар. Эшләре “незачет” дип бәяләнгән чыгарылыш сыйныф укучыларына 4 февраль һәм 6 июнь көннәрендә йомгаклау иншасын яңадан язып карау мөмкинлеге бирелә. Министр белдерүенчә, укучыларның 50 проценты иншаны сугыш, 20 проценты исә мәхәббәт темасына язган.

Быел математика буенча бердәм дәүләт имтиханы ике дәрәҗәле: база һәм профильле булачак. Аның беренчесе укучыларның гомуми үсешен күз уңында тота һәм мәктәпне тәмамлаучыларга аттестат алу өчен кирәк. Математика буенча имтихан нәтиҗәләре исәпкә алына торган юнәлеш буенча укырга керергә теләүчеләр исә БДИның профильле дәрәҗәсен сайларга тиеш булачак. Икесен берьюлы тапшыру мөмкинлеге дә каралган. Әлеге ике төр имтиханның контроль-үлчәү материаллары да, тапшыру көннәре дә аерыла. “Бүген чыгарылыш сыйныф укучыларының 44 проценты математика буенча БДИның база дәрәҗәсен, 75 проценты профиль дәрәҗәсен тапшыруны сайлады”, – диде бу мәсьәләдә Энгель Фәттахов.

“Безгә БДИга бәйле курку киртәләреннән арынырга кирәк! Әлеге имтиханны 11 елга бер мәртәбә үткәрәбез дә, шуңа карап, баланың белем дәрәҗәсенә бәя бирәбез. Бу бик үк дөрес түгел. Без 1 нче сыйныфтан башлап укучының мәктәптә бирелгән белемне ни рәвешле үзләштерүен белергә тиеш. Белем сыйфатын бәяләү – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төп эш юнәлешләренең берсе. Шуңа укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерүнең беренче этабы башлангыч мәктәпне тәмамлагач (4 нче сыйныфтан соң), икенче этабы төп мәктәпне тәмамлагач (9 сыйныфтан соң) һәм соңгысы 11 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң БДИ рәвешендә булырга тиеш”, – дип сөйләде министр.

Энгель Фәттахов сүзләренә караганда, быел 11 нче сыйныф укучылары, чит ил теле буенча имтихан сайлаган очракта, аның телдән булган (“сөйләшү”) өлешен тапшыру мөмкинлегенә ия. Хәзер югары балл алырга өметләнүче укучыларга БДИны язмача гына түгел, телдән дә тапшырырга туры киләчәк. Имтиханның язмача өлеше 80, телдән булганы 20 баллга кадәр бәяләнә. Чит ил теле буенча БДИның язмача һәм телдән булган өлешләре аерым көннәрдә үткәреләчәк. ТР Мәгариф һәм фән министры сүзләренчә, 2014 елның ноябрендә имтиханның телдән булган өлеше апробацияләнгән, әмма нәтиҗәләр әллә ни мактанырлык түгел. 20 баллдан инглиз һәм алман телләре буенча уртача балл 13 баллга, француз теле буенча 17 баллга тигез.

2015 елда кергән тагын бер яңалык: хәзер БДИны алдан һәм төп дулкында бирүчеләр гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга тиешләр (моңа кадәр гариза язу вакыты 1 мартка кадәр иде). БДИны алдан тапшыру этабы март-апрель, төп этап исә май-июнь айларына билгеләнгән. Узган еллар чыгарылышлары һәм узган елларда канәгатьләндермәгән нәтиҗәгә ия укучылар өчен рус теле һәм география буенча имтихан февральдә үк үтәчәк. Алар гаризаны 2014 елның 1 декабренә кадәр язып тапшырырга тиеш иде.

Имтиханны тапшыра алмаган укучылар сентябрьдә махсуслашкан үзәкләрдә БДИны яңадан биреп карау мөмкинлегенә ия булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100