news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энгель Фәттахов: Бакча мөдире татар җанлы булмаса, мәңге милли мохит тудыра алмый

Быел тикшерү нәтиҗәләре буенча, Казанда дүрт балалар бакчасының милли учреждение статусы алынган.

(Казан, 10 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Милли балалар бакчаларының эшчәнлек проблемалары турында сүз кичә Мөслимдә “Татарстан Республикасында милли мәгариф: бүгенге көн мәсьәләләре, чишелеш юллары" секциясенең пленар утырышында  күтәрелде. Әлеге секция мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында уздырылды.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов республикада чуаш, удмурт, мари телләрендә тәрбия бирүче балалар бакчалары булуын әйтте.

“Татар балалар бакчаларына килгәндә, республикада татар балаларына туган телләрендә белем һәм тәрбия бирү күрсәткече 54 процентны тәшкил итә. Кызганыч, бу сан әле сыйфат турында сөйләми. Практика күрсәткәнчә, татар төркемнәрендә туган телдә тәрбия һәм белем бирү тиешле дәрәҗәдә оештырылмый. Балалар бакчаларында төп проблема – шәһәрләрдә. Шуңа күрә быел, Казан Мәгариф идарәсе белән берлектә, 80гә якын татар балалар бакчасы эшчәнлеге оешмаларга чыгып тикшерелде. Проблемалар уртак: барлык тәрбиячеләрнең дә милли балалар бакчасы шартларында эшләү өчен әзерлекле булмаулары, контингент туплауда кыенлыклар, әти-әниләр белән эшнең тиешле дәрәҗәдә куелмавы.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Казанның дүрт балалар бакчасының статусы алынды, башкаларының эшен камилләштерү буенча “юл” картасы төзелде”, – дип билгеләп узды Илдар Мөхәммәтов. Ул быел җәй балалар бакчалары җитәкчеләре өчен махсус белемнәрен күтәрү курслары үткәрелгәнен, алга таба мондый эш республиканың барлык районнарында да оештырылачагын әйтте.

Татарстанның вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сүзгә кушылып, исемнәре җисеменә туры килмәгән балалар бакчаларында кадрларны эштән алу мәсьәләсе торышы белән кызыксынды. 1-2 ел эчендә, бакча мөдирләре куелган максатларына ирешү өчен, аларга вакыт бирелүе турында әйтелсә дә, министр аның кадәр көтмәскә кушты.

“Эш нәтиҗәсе бакча мөдиреннән тора. Ул үзе татар җанлы булмаса, мәңге милли мохит тудыра алмый. Аларның кайсылары бу мәсьәләне тартып чыга алырлык, кайсылары юк икәне күренеп тора. Булдыра алмаганнарга башка бакчалар бирегез”, – дип Энгель Фәттахов бу мәсьәләгә кире әйләнеп кайтуны сорады һәм йомшаклык күрсәтелергә тиеш түгеллеге турында кисәтте.

“Мәктәпкәчә белем бирү системасында төп проблема балаларны дөрес туплауга бәйле. Бу нисбәттән, “электрон балалар бакчасы” системасында балалар бакчасын сайлау, баланың нинди телдә белем алырга теләве белән турыдан-туры бәйле. Кадрлар булуы, шулай ук, төп мәсьәләләрнең берсе. Сезнең төп бурычыгыз –  татар төркемнәрендә татар телендә мәктәпкәчә белем бирү программаларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру”, – дип мөрәҗәгать итте Илдар Мөхәммәтов.

Министр урынбасары татар балалар бакчаларында программа, методика белән тәэмин итү өстендә шактый эш алып барылуын билгеләп үтте. Ул мәгариф идарәләренә милли балалар бакчаларын уку әсбаплары белән тәэмиин итүгә игътибарны тагы да көчәйтергә кирәклеген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100