news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды

Бөтендөнья татар конгрессының чираттан тыш съездында Э.Фәттахов урынына Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановны сайладылар.

Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съездында Энгель Фәттахов Милли Шура составыннан чыгарылды. Аның урынына Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сайланды.

Рафис Борһанов Татарстанның яңа Мәгариф һәм фән министры булганга тәкъдим ителде.

Финляндия мөселман җәмгыяте рәисе Атик Али дә Милли Шура составыннан чыгарылды. Ул, срогы чыгып, үз вазифасыннан китү сәбәпле, Милли Шура составыннан да чыга. Аның урынына Гөлтан Бәдретдин тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot