news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энгель Фәттахов: Актаныш – татарлыгын саклап калган бердәнбер татар районы

Җитәкченең максаты - Актанышны бар яктан да үрнәк район ясау.

Энгель Фәттахов: Актаныш – татарлыгын саклап калган бердәнбер татар районы
архив/Владимир Васильев
(Казан, 28 май, "Татар-информ"). Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов фикеренчә, ул җитәкчелек иткән район республикада татарлыгын саклап калган бердәндер татар районы. Бу хакта ул дәлилләрен "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюда яңгыратты.
 
"Актаныш – татарлыгын саклап калган бердәнбер татар районы. Беренче һәм икенче класстан алып балалар татар телендә белем ала. Әлбәттә, ата-аналарның да хокукы бар. Алар тели икән, рус класслары да ача алабыз. Ләкин төбәктә 98 процент татар яши һәм безнең районыбызны татар мәркәзе буларак саклап каласыбыз килә", - диде ул.
 
Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, республикада ике дәүләт җыр һәм бию ансамбле эшли. Берсе аның - Казанда, татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, икенчесе - Актаныштагы "Агыйдел". 
 
"Бездә республикадагы бердәнбер гуманитар татар гимназиясе бар. Анда Россиянең бик күп төбәкләреннән балалар белем ала, татар мохитендә телне камил үзләштерә", - диде Энгель Фәттахов. 
 
"Безнең авыл хуҗалыгына да инвесторлар кермәде. Максатыбыз – Актаныштан бар яклап та үрнәк татар районын ясау: эштә дә, хезмәттә дә. "Актаныш игенчесе" дигән исем бар. Икмәк була икән, ул җирдә татар көрәше булмый кала алмый. Татарча көрәш буенча быел Муса Җәлил турнирын биредә үткәрдек", - диде район җитәкчесе. 
 
Әңгәмәнең тулырак вариантын "Интертат" электрон басмасыннан укый аласыз. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100