news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энгель Фәттахов Актаныш районында авыллар юкка чыгу проблемасы булмавын әйтте

Ләкин районда бер авылның күрсәткечләре түбәнәйгән.

Энгель Фәттахов Актаныш районында авыллар юкка чыгу проблемасы булмавын әйтте
Михаил Захаров

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Актаныш районы җитәкчесе Энгель Фәттахов районда авыллар юкка чыгу проблемасы булмавын әйтте.

«Бездә авыллар юкка чыгу проблемасы бар дип әйтмим. Агрохуҗалыклар социаль мәсьәләне хәл итә. Актанышта ассимиляция күзәтелә, халык саны арта. Башка районнар белән чагыштырганда, Актанышта авыллар күзгә күренеп юкка чыга димәс идем. Алтмыштан артык фермер хуҗалыгы бар», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул районда терлекчелек тармагының үсешен ассызыклады.

«Актанышлар» якташлыгы җәмгыятенең Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына башланган концертында Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех Богады авылы турында җырны башкармады, анда авырлыклар булуын әйтте. Район башлыгы бу хәлне авылның күрсәткечләре түбәнәю белән аңлатты. «Көтүдә бөтен сыер да бертөрле булмый, берсе алгарак китә, берсе арттарак кала», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100