news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энгель Фәттахов "Актаныш гармуннары” фестивалендә гармуннар парадын җитәкләячәк

Актанышта беренче тапкыр "Актаныш гармуннары" Бөтенроссия фестивале узачак.

Энгель Фәттахов "Актаныш гармуннары” фестивалендә гармуннар парадын җитәкләячәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Актанышта 27 - 28 июль көннәрендә “Актаныш гармуннары” Бөтенроссия фестивале үтәчәк. Гармунчылар парадын Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкләячәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова сөйләде.

“Актаныш гармуннары” Бөтенроссия фестивалендә барлыгы 300 катнашучы булыр дип көтелә. РФнең җиде регионыннан гариза килгән. Исемлектә Самара, Төмән, Киров өлкәләре, Татарстан, Удмуртия, Башкортстан һ.б. республикалары бар.

Фестивальнең беренче көнендә бәйге кысаларында конкурсантларны тыңлау булачак. Балалар мәйданчыгы “Сөн” мәйданында. Аерым башкаручылар мәйданчыгы “Агыйдел” мәйданында. Ансамбльләр мәйданчыгы “Ык” мәйданында. Шулай ук танылган татар гармунчылары Рәшит Мостафин, Кирам Сатиев, Айнур Моратов һәм татар гармуннарын ясаучы Айрат Харисов остаханәләре эшчәнлеге тәкъдим ителәчәк.

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова катнашучылар арасында үсмер балалар да барлыгын искәртте. “Әлеге фестивальдә бары тик теләк буенча гына катнашырга мөмкин. Фестиваль башка проектлардан үзенең эчтәлеге һәм форматы белән аерыла. Балалар мәктәпләреннән дә килүчеләр көтелә, барлыгы алты балалар төркеме киләчәк”, - диде ул.

Фәнзилә Җәүһәрова сүзләренчә, фестиваль Актанышның Сабантуй мәйданында, табигатьтә үтәчәк. “Фестивальдә остаханәләр эшләячәк. Без әле анда “Татар гармуннары һәм аларны ясаучы осталар” фотокүргәзмәсен дә ачарга җыенабыз. Фестивальнең беренче көнендә күренекле профессиональ гармунчылар парады булачак. Актаныштан 80гә якын гармунчы булыр дип өметләнәм. Иң кызыгы – парадны үзенең гармуны белән Актаныш районының башлыгы Энгель Фәттахов җитәкләячәк.

Фестивальнең икенче көнендә “Актаныш урамнарында татарның гармуннары” исемле җырлы-биюле уен уздыру планлаштырыла. Без Актанышның барлык урамнарыннан гармунчылар белән бергә җырлап узарга ниятлибез ”,- дип сөйләде Фәнзилә Җәүһәрова.

“Актаныш гармуннары” фестивале ике бәйгедән торачак. Беренче бәйге ике номинациядән гыйбарәт: гармунчылар ансамбльләре һәм ялгыш башкаручылар (солистлар) номинациясе. Балалар ансамбльләре аерым карала. Икенче бәйге татар тарихында беренче тапкыр бәйге буларак танылган гармун тартышы, ягъни татар көйләрен кем-кемнән уздырыбрак уйный дигән ярыш узачак. Аның аерым нигезләмәсе бар. Әлеге бәйге Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов призына үткәреләчәк.

  • Чыгыш ясаучылар шобага ярдәмендә билгеләнәчәк.

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева Актаныш районнарының һәр авылында булган бәйрәм чаралары гармун белән үткәрелүенә басым ясады. “Актаныш гармуннары” Бөтенроссия фестивален уздыруда Актанышта бөтен шартлар да тудырылган дип уйлыйбыз, чөнки Актаныш районы – саф татар районнарының берсе булып танылган. Безнең һәр бәйрәмебез дә гармун моңнары белән үтә. “Актаныш гармуннары” фестивале аша без үсеп килүче яшь буынга телебезне, гореф-гадәтләребезне, моңыбызны күрсәтеп калдырырга бурычлы”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100