Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Энгель Фәттахов: Актаныш аэропортын янә “уятырга” иде
Актаныш халкы элеккеге аэропорт территориясендә авиашоу карады.
(Актаныш, 18 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актаныш халкы кичә элеккеге аэропорт территориясендә авиашоу карады. Узган атнада ук әлеге зур чарага әзерлек эшләре башланган иде. “Тимер кошлар” бәйрәмен тамаша кылырга килүчеләрнең чиксез күп булуын да билгеләп үтми мөмкин түгел, дип яза җирле басма.
Шактый еллар самолет гүләве ишетелмәгән аэропорт мәйданына бүген берьюлы 4 очкыч төште. Cessna-182, Cessna-172, Zodiac CH 650, Cetus RV-7 дип аталучы әлеге тимер кошлар Актаныш күген иңләп кенә калмады, актанышлылар өчен махсус югары пилотаж да күрсәтте алар. Шулай ук бүген бирегә Яр Чаллы шәһәрендәге “Свободное небо” аэроклубы җитәкчесе Рамил Гаязов һәм аның командасы аэрошют, аэроплан, дельталёт, парамотор кебек иң җиңел авиация үрнәкләрен дә алып килгән иде.
Бер һава судносының командиры Гадел Мөхәммәтшинның тамырлары Актаныштан булуы да сөенечле фал иде. Кем белә, бәлки берничә елдан аэропорт янә самолетлар кабул итә башлар әле?!
Хәер, мондый идеянең юк түгеллеген башкарма комитет җитәкчесе Э.Н.Фәттахов та яшермәде: “Бу аэропортны янә “уятырга” иде. Киләчәктә үзебездә кече авиация булмый калмас”, - диде ул.
Ышанасы килә! Бәлки берничә елдан, чыннан да, аэропортка яңа сулыш өрелер дә, Актаныш – Казан арасын да без бер сәгать эчендә үтә башларбыз! - диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз