news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җенес алыштыруны пропагандалаган өчен 1 млн сумга кадәр штраф кертергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты җенес алыштыруны пропагандалаган өчен административ җаваплылык турындагы төзәтмәне хуплады. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Төзәтмә җенес алыштыруны пропагандалаган өчен җаваплылык кертүне күздә тота. Ул җенес алыштыруның җәлеп итүчәнлеген формалаштыруга юнәлдерелгән гамәлләр кылу яки мәгълүмат тарату, яисә әлеге тематикага карата кызыксыну уята торган җенес алыштыру турында мәгълүматны көчләп тагуда чагылыш табарга мөмкин.

Моның өчен гражданнарга – 50-100 мең; вазифаи затларга – 100-200 мең; юридик затларга 800 меңнән 1 миллион сумга кадәр административ штраф яный, яки эшчәнлекләрен 90 тәүлеккә кадәр туктатырга мөмкиннәр.

Төзәтмә ЛГБТ, педофилияне пропагандалаган һәм балигъ булмаганнар арасында шундый мәгълүмат тараткан өчен җаваплылык турындагы тиешле закон проектының икенче укылышына Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт комитеты рәисе Александр Хинштейн тарафыннан кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100