news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Энергобанк» коллективы Хәйруллинның фаҗигале үлеменә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Bell 407 вертолеты кичә Кама елгасына бозга егылып төште, авиакатастрофада РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәлак булды.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Талантлы шәхес, танылган җитәкче һәм киң колачлы дәүләт эшлеклесе арабыздан китте. Айрат Нәҗип улы – исемен зур хәрефтән язарга лаеклы Кеше. Ул гомер буе туган республикасының алга китүе өчен тырышты, туган җирендә бизнес белән шөгыльләнде, авыл хуҗалыгын сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрде.

Айрат Нәҗип улы киң колачлы һәм стратегик фикер йөртергә сәләтле кеше иде. Ул профессиональ һәм эшлекле даирәләрдә бәхәссез абруй казанды, шул ук вакытта аралашу өчен ачык һәм игътибарлы җитәкче булды, аңа хезмәт кешесенең тормышы һәм мәшәкатьләре якыннан таныш иде.

Айрат Нәҗип улы лаеклы балалар һәм фикердәшләр командасы тәрбияләде. Алар аның эшен дәвам итәчәк һәм ул нигез салган традицияләрне саклаячак.

Айрат Нәҗип улы Хәйруллинның гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән хәсрәтен уртаклашабыз, алар белән бергә кайгырабыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100