news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энергия саклау программасын гамәлгә ашыруда югары нәтиҗә биргән компанияләр мәгълүм булды

Бәйге җиңүчеләре бүген “Казан ярминкәсе”ндә бүләкләнде

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Казан ярминкәсе”ндә республикада энергия, ресрусларның нәтиҗәлелеге буенча 2006-2010 елларга исәпләнгән программаны гамәлгә ашыруда быел югары күрсәткечләргә ирешкән предприятие-оешмалар бүләкләнде. Быелгы бәйге җиңүчеләренең исемнәре ТР Хөкүмәте белән Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлегенең ресурсларның нәтиҗәлелеге өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга багышланган уртак утырышында игълан ителде.

Энергия, ресурсларны саклау буенча республика, тармак программаларын гамәлгә ашыруда зур уңышларга ирешкән 13 җиңүче арасында Казан шәһәре муниципаль берәмлеге, “Челтәр компаниясе”, “Түбән Кама техуглерод”, “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе” ААҖ, “Татнефть”нең “Ямашнефть” идарәсе, “ИНВЭНТ” компанияләр төркеме, “Татнефть”нең Бөгелмә механика заводы, “Татарстан почтасы” ФДУП, Түбән Каманың “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖ, “Метроэлектротранс” МУП, Мөслим районындагы “Сурунчак” крестьян хуҗалыгы, ТР буенча Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану идарәсе бар. Алар ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кулыннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды. Шундый ук бүләккә Россиянең сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге дә лаек булды.

Утырышта шулай ук энергия саклауны пропагандалау буенча республика масакүләм мәгълүмат чаралары арасында уздырылган бәйгегә дә йомгак ясалды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100