news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектлар өчен Интернет-тавыш бирү оештырыла

Интернет челтәрендә тавыш бирү 2014 нче елның 4 нче сентябреннән алып 11 нче сентябренә кадәр узачак.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектларның бөтенроссия конкурсының төбәк этабында катнашучылар арасында Интернет-тавыш бирү үткәрә.

Энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергияне саклауга йөз тоткан көнкүреш тәртибен пропагандалау буенча проектларны тормышка ашыруга этәргеч бирү максаты белән, РФ Энергетика министрлыгы химаясе астында энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектларның бөтенроссия конкурсы (ENES) үткәрелә.

Конкурс ике этапта уздырыла: төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә. Төбәк дәрәҗәсендә бәйге ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырыла. Төбәк этабы нәтиҗәләре буенча, һәр номинация буенча тапшырылган заявкалар саныннан иң яхшы өч проект билгеләнәчәк.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында конкурсның төбәк этабында катнашучылар арасында Интернет-тавыш бирү бара. Ул 2014 нче елның 4 нче сентябреннән алып 11 нче сентябренә кадәр узачак.

Интернет-тавыш бирүдә министрлык сайтына кергән һәммә кеше катнаша ала. Һәр кеше тәкъдим ителгән һәр номинация буенча бары тик бер конкурс эше өчен тавыш бирә ала. Бер IP-адрестан бер тапкыр гына Интернет аша тавыш бирергә мөмкин.

Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре конкурс комиссиясе тарафыннан, конкурсның федераль этабында катнашу өчен, Татарстан Республикасыннан заявкаларны сайлап алганда исәпкә алыначак.

Конкурста җиңүчеләр 20-22 ноябрьдә Мәскәү шәһәрендә ENES “Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау” III халыкара форум кысаларында бүләкләнәчәк.

Интернет-тавыш бирүдә mpt.tatarstan.ru/rus/oprosenes.htm сылтамасы аша кереп катнашып була. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100