news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” дигән X халыкара симпозиум ачыла

Бу көннәрдә шулай ук “Энергетика. Ресурсларны саклау” дигән XI традицион күргәзмә дә эшләячәк

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Энергетика. Ресурсларны саклау” дигән традицион халыкара күргәзмә иртәгә “Казан ярминкәсе”ндә 11 нче тапкыр ишекләрен ачачак. Аның кысаларында биредә үк “Энергия һәм ресрусларның нәтиҗәлелеге, энергия саклау” дигән 10 нчы халыкара симпозиум, ТР Хөкүмәте белән Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлегенең энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеге өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга багышланган уртак утырышы да узачак.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, “2006-2010 елларга ТР да энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеге” программсының агымдагы елда үтәлеше һәм алдагы чорга бурычлар - утырышта күтәрелүче төп темаларның берсе булачак. Уртак утырышта шулай ук ресурсларның нәтиҗәлелеге өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашырганда бизнес җәмәгатьчелекнең роле, РФ энегргия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге программасының төп нигезләмәләре, “Татнефть”нең энергия нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендә төп эшчәнлек юнәлешләре һ.б.каралачак.

Утырышта “2006-2010 елларга ТР да энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеге турында”гы программаны үтәү буенча бәйгегә йомгак ясалачак. Шулай ук әлеге программаның үтәлешен пропагандалауга зур өлеш керткән массакүләм мәгълүмат чаралары бүләкләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100