news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Энергетикларның үз аллеясы булачак

Инде урманнан 100 төп үсенте казып алып та кайтканнар

 (Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ). Чүпрәледә электр челтәренең баш инженеры Айрат Низамов эшне зур җаваплылык белән башлап җибәрде. Аның күрсәтмәсе буенча энергетик егетләр миләш үсентеләре өчен чокырларны тиз казып чыктылар. “Егетләребез көне буе Шланга авылы ягындагы урманнан 100 төп үсенте казып алып кайттылар. Республикабызның атказанган урманчысы Мөбинҗан Мәхмүтов куакларны утыртып турында файдалы киңәшләрен биргән. Киләчәктә яшь үсентеләр яшеллеккә төренер дип ышанабыз. Тик менә терлек асраучылар бирегә үз малларын чыгарып бәйләмәсеннәр, караучысыз иректә йөртмәсеннәр иде”,– дип райондашларына мөрәҗәгать иткән энергетиклар җитәкчесе Ирфан Рәхмәтуллин ”Туган як”басмасы аша.

Озакламас, бу миләшлек электр челтәре алдыннан узучы олы юл буеның матур бер почмагына әйләнер, без утырткан куаклар киләчәк буынга бездән сәлам булып ирешсен, ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot