news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энергетика университеты ректоры: «Яз гүзәле» бәйгесе Бөтенроссия дәрәҗәсе өчен җитлекте

Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә «Яз гүзәле» вузара бәйгесенең финалы бара.

Энергетика университеты ректоры: «Яз гүзәле» бәйгесе Бөтенроссия дәрәҗәсе өчен җитлекте
Владимир Васильев

Энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов "Яз гүзәле" бәйгесенең Бөтенроссия дәрәҗәсе өчен җитлегүен әйтте.

Казанның "Мәскәү" мәдәният үзәгендә "Яз гүзәле - 2022" бәйгесенең финалы бара. Былтыр бәйге "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә булды. Киләсе елда зуррак зал булыр дип өметләнәбез. Бәйге Россия күләмендә узсын иде ", - диде университет ректоры.

Бүген бәйге унөченче тапкыр уза. Ректор беренче бәйгенең тулай торакта узуын искә алды. 

"2009 елда кызлар бәйгене тулай торак коридорында уздырды. Аннан соң уку йорты залына күчтеләр. Залдагы студентларның өчтән икесе татарча белмәсә дә, ахырга кадәр кызларга карап тордылар. Бәйге республика күләмендә узар дип уйламадык та", - дип искә алды ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100