news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энергетика университеты ректоры: «Яз гүзәле»ндә бөтен югары уку йортлары катнашты

Бу минутларда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә бәйгенең финалы бара.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Быел «Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесендә Казанның барлык югары уку йортлары катнашты, дип белдерде Казан дәүләт энергетика университеты ректоры, бәйгене оештыручы Эдвард Габдуллаҗанов.

«Бәйге елдан-ел үсә бара. Быел конкурста катнашырга дип барлык югары уку йортлары теләк белдерде. Финалга 8 уку йортыннан 10 кыз чыкты. Быел Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында әлеге бәйге үз өлешен керткәндер, дип ышанам», — диде ул «Яз гүзәле-2021» бәйгесенең финалында.

Әлеге минутларда Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә конкурсның финалы бара. Чараны онлайн карарга мөмкин.

Быел «Яз гүзәле» бәйгесе уникенче тапкыр үткәрелә. Конкурс яшь буында татар мәдәниятенә карата хөрмәт тәрбияләүгә, татар телен саклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100