Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Энергетика университеты өчен Казанда яңа тулай торак төзеләчәк
370 кешегә исәпләнгән бина төзелешенә 371 млн сумнан артык акча тотылачак.
(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казан дәүләт энергетика университеты өчен Кәҗә бистәсе метросы янында 370 кешегә исәпләнгән тулай торак төзергә планлаштыралар. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми бәясе 371 млн сумнан артык була. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
«Тулай торакның 18 катлы бинасын 2022 елда файдалануга тапшырачаклар. Тулай торак территориясендә спорт мәйданчыгы булмаячак, бары тик ял өчен эскәмияле һәм чәчәкле урыннар гына ясалачак», - дип хәбәр иттеләр университетның капиталь төзелеш, ремонт һәм техник күзәтү бүлегендә.
Казан дәүләт энергетика университетының Красносельская урамында дүртенче тулай торагы төзеләчәк. Бинаның гомуми мәйданы 10 мең квадрат метрдан артып китә.
Тулай торакта барлыгы 70 «фатир» булачак — бер бүлмәле алты, ике бүлмәле алты, өч бүлмәле 48 һәм дүрт бүлмәле 10 фатир, шулай ук ике лифт.
Тулай торакның беренче катында административ бүлмәләр һәм күпфункцияле заллар, подвалда — техник бүлмәләр һәм кер юу бүлмәсе, ә калган катларны торак биналар өчен бүлеп бирәчәкләр. Яндагы территориядә ике алмагач һәм сигез спирея куагы утыртырга, шулай ук газон җәяргә планлаштыралар.
Төзелеш Россия дәүләт милкенең капиталь төзелеш объектына капитал кертүләрне гамәлгә ашыруга субсидия хисабына финансланачак. 2019 елның 6 августында тендер буенча электрон аукцион үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз