news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энергетика министрлыгы ягулык бәясенә тәэсир итәрдәй закон проекты әзерләгән

Нефть продуктларына экспорт пошлинасын арттырырга мөмкиннәр.

Энергетика министрлыгы ягулык бәясенә тәэсир итәрдәй закон проекты әзерләгән
Ильнар Тухбатов

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). Энергетика министрлыгы нефть продуктларына экспорт пошлинасын арттыру турында закон проекты әзерләгән. Бу хакта Энергетика министры Александр Новак Россия Президенты Владимир Путинга “Туры элемтә” дә видеокушылу барышында хәбәр итте.

“Без хөкүмәттә өстәмә рәвештә бәядән тайпылу очракларын җайга салырга мөмкин булган алымнарны эшләдек. Монда сүз нефть продуктларын экспортка чыгарганда экспорт пошлинасын кертү турында бара. Моның өчен тиешле закон проекты әзерләнгән, без аны якын арада Дәүләт Думасына тәкъдим итәргә әзер”, - дип белдерде ул.

“Бу бәяләр үсмәсен өчен өстәмә стимул булачак”, дип билгеләп үтте министр.

Моннан алда Владимир Путин Россиядә ягулыкка бәя үсүе дөрес түгел дип белдергән иде.

“Бу дөрес түгел. Шуны аңларга кирәк, бу төгәл булмаган, йомшак итеп әйткәндә, соңгы вакытта энергетика, энергоресурслар тармагындагы көйләнеш нәтиҗәсе”, - дип белдерде Путин “Туры элемтә” барышында, Санкт-Петербургтан Алексей Караваев сорауына. Ул видео аркылы ягулыкка бәяләр кайчанга хәтле үсәчәге турында сорау биргән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100