news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Энергетика министрлыгы Россия ягулык салу станцияләрендә бәяләр артуга аңлатма бирде

Илнең ягулык салу станцияләрендә бәяләр вакытлыча артачак, көн саен вазгыятьне күзәтү үткәрелә. Бу хакта Энергетика министрлыгы мотор ягулыгына бәяләр артуы турында Росстат статисткасына комментарий биреп аңлатты.

Ведомствода хәлне тотрыклыландырырга мөмкинлек бирә торган адымнар кабул ителүен искәрттеләр. Көздән биржа сатуларының минималь өлеше бензинга 13 процентка һәм дизель ягулыгына 9,5 процентка кадәр артачак.

«Мотор ягулыгына бәяләр базар бәяләре булып тора, шуңа күрә аерым мизгелләрдә аларның үзгәреше булгалый», — дип белдерделәр министрлыкта РИА Новости белән әңгәмәдә.

Росстат мәгълүматлары буенча, 7 августка Россиядә бензин бәясе ел башына бәяләрнең уртача 5,5 процентына артуы күзәтелә. Мәсәлән, АИ-92 ягулыгы 5,4, АИ-94 - 5,7, ә АИ- 98 ягулыгы 5 процентка арткан. Дизель ягулыгы буенча хәл азрак үзгәргән - 0,8 процент.

Җомга көнне бәяләр рекордлы күтәрелүгә карамастан, Энергетика министрлыгында Россиядә бензин җитештерү кулланудан артык, ә ихтыяҗ тулысынча тәкъдим белән канәгать дип ышандырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot