news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Энергетика министрлыгы коммуналь тарифларны арттырырга тәкъдим итте

Ведомство торак-коммуналь хуҗалыгы тарифларын киләсе елга гыйнвардан 1,7 процентка, ә июль аеннан инфляция буенча арттырырга тәкъдим итә.

(Казан, 22 август, “Татар-информ”). Россия Энергетика министрлыгы торак-коммуналь хуҗалыгы тарифларын киләсе елга гыйнвардан 1,7 процентка, ә июль аеннан инфляция буенча арттырырга тәкъдим итә. Бу хакта Россия энергетика министры урынбасары Вячеслав Кравченкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

”Без гыйнвардан 1,7 процентка, ә июль аеннан инфляция буенча арттырырга тәкъдим итәбез, ул шулай каралган иде дә”, - дигән Кравченко.

Ул Россия Энергетика министрлыгы торак-коммуналь хуҗалыгы тарифларын инфляциядән кимрәккә индексацияләүне тәкъдим итүен билгеләп үтә. Илнең Энергетика министрлыгы индексацияне 4 процент итеп ясау яклы. Бу “алдан кабул ителгән карарларга туры килә” диелә.

  • Россия Икътисад министрлыгы торак-коммуналь хуҗалыгы тарифларын 2019 елда ике этапта күтәрүне тәкъдим итүе билгеле булган иде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot