news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Энергетика компанияләре модернизацияләү буенча йөкләмәләрен үтәргә тиеш, дип саный В.Путин

Бу хакта РФ Хөкүмәте башлыгы турыдан–туры эфирда халык белән аралашуы барышында әйтте

(Казан, 3 декабрь, “Татар–информ”, Сергей Семеркин). Энергетика компанияләренең яңа акционерлары энергетика тармагын модернизацияләү буенча үз йөкләмәләрен үтәргә тиеш.
Бу хакта РФ Хөкүмәте башлыгы Владимир Путин турыдан–туры эфирда халык белән аралашуы барышында әйтте. Аның сүзләренә караганда, Россия икътисадын электр энергиясе белән тулысынча тәэмин итү өчен икътисад үсешендә “соңга калырга” ярамый.
“Энергетика куәтләрен үстерү планнары зур һәм алар үтәләчәк”, – дип ассызыклады Владимир Путин.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100