Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ» журналисты Энҗе Габдуллина «Ялкын» журналы баш мөхәррире итеп билгеләнде

«Ялкын» журналы редакциясе коллективына яңа баш мөхәррир тәкъдим ителде. Журналны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты журналисты Энҗе Габдуллина җитәкләячәк.
Яңа җитәкчене коллективка «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тәкъдим итте. Ул яңа баш мөхәрриргә матур һәм кызыклы итеп эшләргә теләде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Җитәкче ролендә беренче тәҗрибәм. Димәк, үсәргә, алга барырга вакыт җиткән. Миңа ышаныч өчен Айдар Сәетгәрәевичкә, Шамил Мөхәммәтовичка, Рәмис Нурмөхәммәтовичка, Илназ Фәизовичка бик зур рәхмәт. «Ялкын» бай тарихлы, дәрәҗәле редакция. Мин «Ялкын» кызлары белән таныш. Бер команда булып, матур итеп эшли алуыбызга да ышанам һәм сезнең теләктәшлеккә өметләнәм. Рәхмәт!» – диде Энҗе Габдуллина «Татар-информ» журналистына, хисләрен уртаклашып.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Исегезгә төшерәбез, журналны җитәкләгән Илназ Фазуллин бүген «Ватаным Татарстан» газетасы коллективына баш мөхәррир итеп тәкъдим ителде.
- Энҗе Габдуллина 2000 елда Актаныш районында туган. КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә бакалавр, магистр дәрәҗәсендә белем алган.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз