news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Энҗе Габдуллина: Хәзер яшүсмерләрне кызыксындыру авыр

Энҗе Габдуллина: Хәзер яшүсмерләрне кызыксындыру авыр
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Бүген «Татмедиа» бинасы янындагы бульварда «Ялкын» редакциясе беренче тапкыр «СИН: контент-вечеринка» дип аталган бәйрәм оештырды. Яшьләр җәйне бергә озатырга һәм контент ясарга җыелды. Программада DJ-сетлар, подкаст, сораштыру зоналары, остаханәләр, уеннар, своп һәм чилл зоналар каралган иде.

«Ялкын» журналының баш мөхәррире Энҗе Габдуллина бәйрәмне эксперимент буларак оештыруларын әйтте.

«Узган елларда җәй ахырында без «Карбыз пати» бәйрәмен үткәрә идек, быел бераз гына үзгәртергә булдык, чөнки алдагы формат яшүсмерләргә туры килми кебек тоелды. «Pov» дигән яшүсмерләр медиасы белән «контент-вечеринка» ясап карарга уйлаштык, бу инде күбрәк эксперимент кебек була. Остаханәләр оештырдык, стикерлар, журналдан коллажлар ясыйбыз, яңалыклар, урамда сораштырулар төшерәбез», – диде ул.

Энҗе Габдуллина сүзләренчә, хәзерге яшьләр рәсми чараларны бик кабул итми, шуңа алар «җиңел» генә чара үткәрергә булган.

«Җәй азагы булу үзенекен итте ахры, күбесе авылларда, ял итеп каласылары килә. Гомумән, яшүсмерләрне кызыксындыру һәм ниндидер чарага җыю – авыр процесс, чөнки без барыбыз да телефонда гына утырырга өйрәнгән. Аларны социальләштерү өчен урамга алып чыгу бик рәхәт һәм җиңел эш түгел, тик алай да актив балалар бар», – диде баш мөхәррир.

news_right_1
news_right_2
news_bot